Татарстан халкын "Тукай Юлы" үтәргә чакыралар»

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Бу атнада Татарстанда «Тукай Юлы»шигъри фестивале старт ала. Проектны Татарстан Республикасы велосипедчылар берлегенең инициатив төркеме оештыра.

15-29 август көннәрендә шигъри фестиваль кысаларында һәркем татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле маршрутлар буенча җәяүле яки велосипед экскурсиясенә кушыла ала. Алар Татарстанның төньяк районнары: Дәрвишләр, Дачный, Каймар, Иске Тура, Тимофеевка, Усад, Ташлы Кавал, Кушлавыч, Өчиле, Яңа Кырлай, Хәтнә, Починок-нарат авыллары аша уза. Программада-музейларда булу, китапханәләрдә шигъри кичәләр, мастер-класслар һәм башкалар. Балтач районында маршрут Тукай әнисе каберенә, Себер тракты музеена, су тегермәненә, Арча районының Кушлавыч авылына барып, шагыйрьнең мулла Мөхәммәтгариф усадьбасында урнашкан әти – әнисе йорты экспозициясе белән танышуны күздә тота.

Җыен 15 августта 10.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда узачак. Шигъри фестивальдә катнашучыларны һава торышы буенча киенергә сорыйлар. Барлык оештыру мәсьәләләре буенча оештыру комитеты рәисе Дамир Сафинга, к.к. 8917 871 13 68 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International