Татарстанда август аенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм программасы турында сөйләделәр

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

15 августка кадәр республикада урам киносы фестивальләре, яшьләр-белем бирү форумнары һәм спорт ярышлары узачак.
Август башында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган бәйрәм көн тәртибе июль ае белән чагыштырганда тыгызрак булачак. Бу хакта республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

- Без узган ай белән чагыштырганда чаралар санының артуын билгеләп үтәбез. Бу күп очракта яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында элек кертелгән кайбер чикләүләрне бетерүгә бәйле. Нәтиҗә күзгә күренеп тора — вакыйгалар саны 27% ка артты, - диде ул.

1 августтан 15 августка кадәр республиканың бер гасырлык юбилеена багышланган мөһим мәдәни чаралар арасында Натфуллин Бөтенроссия урам киносы фестивален, «Сәләт» Халыкара яшьләр-белем бирү форумын, шулай ук «Алтын Каләм — Золотое перо»республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең чираттагы сменасын атады.

Спортчылар арасында-олимпия дистанциясендә триатлон буенча Россия чемпионаты һәм мотокросс буенча Татарстан Кубогы. Шулай ук республикада йөз яшьлек юбилярларны хөрмәтлиләр. Август аенда Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен оештыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International