Бүген Яңа Чишмә муниципаль районы Советының 61 нче утырышы булып узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Тарханова Алсу һәм Сөләйманов Рифнур катнаштылар.

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Яңа Чишмә муниципаль районы Советының 61 нче утырышы булып узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Тарханова Алсу һәм Сөләйманов Рифнур катнаштылар.
Аерым алганда, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов тыңланды. Ул 2019 елда Яңа Чишмә муниципаль районында "агросәнәгать комплексын үстерү" өстенлекле милли проектын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2020 елга бурычлар турында сөйләде.
Монда ук муниципаль хезмәткәрләргә кагылышлы муниципаль норматив актларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Үзләренең, шулай ук хатынының(иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган белешмәләр биргән өчен депутатларга җаваплылык чараларын куллану тәртибен расладылар.
Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе - «Яңа Чишмә муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү иде, Совет депутатлары бертавыштан Козлова Анастасия Николаевнага һәм Сөләйманов Рифнур Хәйдәр улына исемнәр бирергә карар кылдылар.
Шулай ук «Закрома» ҖЧҖ Кызыл Октябрь бүлегенең баш инженеры Карунин Геннадий, КФХ башлыгына Садыйков Марат Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы ветераннар советы рәисе Скоков Александрны «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлекле билгесе белән бүләкләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International