Чистай районы Иске Ромашкино авылыннан Билаловлар-Фәрит Камил улы һәм Рушания Камил кызы Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда булдылар.
ТАССРның 100 еллыгына әзерлек турында эшлекле һәм файдалы сөйләшү булды,
музей нинди юнәлешләрдә эшли, кунаклар «безнең хезмәт – ТАССР юбилеена»дигән күргәзмә материаллары белән кызыксынып таныштылар. Зирекле һәм Иске Ромашкино авыллары тарихын өйрәнү буенча тәҗрибә уртаклаштылар.