Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеенда Казаннан кунаклар булды

2019 елның 9 июле, сишәмбе

2019 нчы елның 8 нче июлендә «Шахмай авылы тарихы музеенда» эшлекле визит белән Мирхәйдәр Фәйзи нәселенең оныклары: Фәйзуллина (Баранова) Гөлнур Фуат кызы үзенең тормыш иптәше белән һәм Мөхәммәдьярова Диләрә Әнәс кызы (Фәйзуллиннар нәселенең мәдәни мирасын торгызучы һәм барлаучы) булып киттеләр. Кунаклар өчен  экскурсия үткәрелде, Диләрә Әнәс кызы музейга үз мәкаләләре бастырылган газета-журналларны тапшырды. Алар бабалары туган нигезгә кайтуларына бик шат булдылар, музей мөдире Сабирова Гөлнар Камил кызына җылы кабул итүе, үз эшчәнлеклегендә югары профессионализм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International