Яңа Чишмәдә чыгарылыш балы

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Кичә район мәдәният йортында район башлыгы В. М. Козлов катнашында Яңа Чишмә районының белем бирү оешмалары чыгарылыш укучыларының балы узды. Вячеслав Михайлович үзенең котлавында БДИда югары балл алган укучыларга, укытучыларга әзерлек эшләре өчен рәхмәт белдерде, һөнәр сайлауда уңышлар һәм үзенең кече ватанына әйләнеп кайтуларын теләде. "Район профессиональ белгечләргә мохтаҗ, мин сезгә хыялланган уку йортларына укырга керергә һәм районга әйләнеп кайтуыгызны телим. Мондый баллар белән сезгә вузларда теләсә нинди ишекләр ачык», - диде ул, медалистларга һәм барлык укучыларга мөрәҗәгать итеп.

         Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, укучылар Ленин урамы буйлап уздылар, анда аларны Яшьләр көненә багышланган концерт программасы каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International