«Җиңү өчен 100 балл» Бөтенроссия акциясе

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәте тарафыннан оештырылган «Җиңү өчен 100 балл» Бөтенроссия акциясе быел бишенче тапкыр үткәрелә.  Ел саен акция кысаларында БДИда югары баллар алган чыгарылыш сыйныф укучылары мастер-класслар үткәрәләр һәм үзләренең тәҗрибәсе һәм югары сыйныф укучылары белән БДИга уңышлы әзерләнү серләре белән уртаклашалар. Чара укучыларда БДИга әзерлек белән бәйле артык киеренкелекне бетерергә һәм балаларны уңышка этәрергә юнәлделелгән.

         2019 елда акция Россиядә Театр елына багышланып үткәрелә. Акциядә катнашу өчен Яңа Чишмә гимназиясенә агымдагы ел  чыгарылыш укучылары белән  очрашуга алдагы елларда рус теле буенча югары балл җыйган 3 студент килде: Яңа Чишмә урта мәктәбен тәмамлаган КДМУ студенты Фазлиева Аделия, Яңа Чишмә гимназиясен тәмамлаган КДАУ студенты Мотыйгуллина Регина, Яңа Чишмә гимназиясен тәмамлаган КФУ студенты Сабирова Тансылу. Очрашуда шулай ук мәдәният бүлеге җитәкчесе Г. А. Носова,  мәгариф бүлеге  башлыгы урынбасары Г. Л. Сираева катнашты.

         Югары балл җыйган студентлар имтиханнарга ничек әзерләнүләре турында сөйләделәр, уңыш серләре белән уртаклаштылар, унберенче сыйныф укучыларының сорауларына җавап бирделәр. Мәгариф бүлеге белгечләре Нурхаметова Л. Р. һәм Хорькова Л. В. Театр елына багышланган, рус теле белән бәйләнгән  төрле уеннар, тренинглар,  сорау – җавап уены оештырдылар. Очрашу чәй табыны артында узды һәм имтиханнарда һәм һөнәр сайлауда уңышлар теләп тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International