Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре семинары

2019 елның 19 апреле, җомга

     19 апрель көнне «Алтын ачкыч» Яңа Чишмә балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында предмет - үстерелешле  тирәлеге" темасына балалар бакчалары җитәкчеләренең район семинары булып узды. Семинарда катнашучыларга театраль-музыкаль композиция, комлы терапия буенча дәрес, логопед дәресе, музыка һәм физкультура дәресләре тәкъдим ителде. "Түгәрәк өстәл» эше барышында мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Әхмәтшина Л. А. мәктәпкәчә белем бирү ФДБСын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре турында сөйләде. «Мин - җитәкче» эшлекле уенында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре идарә итү компетенциясе өчен кирәкле шәхси сыйфатларга  үзанализ ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International