Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы боерыгы нигезендә техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. Министрлык тарафыннан билгеләнгән Комиссия район хезмәтләре белгечләре белән берлектә Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында техниканың әзерлеген карап чыктылар. Үзара тикшерү нәтиҗәләре буенча Агро-ОСНОВА ҖЧҖ, Козлов М һәм КФХ, ИГЕНЧЕ ҖЧҖ, ЗАКРОМА ҖЧҖ уңай яктан билгеләп үтелде.