Скандинавия йөрүе – гәүдә авырлыгын киметү, кан йөрешен яхшырту, кан тамырларын чистартуның яхшы ысулы. Моннан тыш ул йөрәк мускулларына күнекмә ясый, хәл-торышны яхшырта, йокы режимын җайлаштыра, эмоциональ киеренкелекне юкка чыгара. Яңа Чишмә интернат-йорты социаль хезмәттән файдаланучылар үзләре өчен аерым фитнес - скандинавия йөрешен ачкан. Шәфкать туташы Гончарова Надежда махсус таяк белән йөрү турында әңгәмә һәм ничек итеп дөрес йөрүне күрсәтте. Биредә яшәүчеләр бу дәрестән бик канәгать калдылар һәм үзләренә рәхәтлек алдылар.