Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Яңа Чишмә районында гражданнар кабул итте.

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 27 февралендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте . Депутатка төрле мәсьәләләр буенча районның ике кешесе мөрәҗәгать итте.

Һәр мөрәҗәгать итүчеләргә әңгәмә үткәрелде, аңлатмалар бирелде. Сораулар эшкә алынды һәм билгеләнгән тәртиптә хәл ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International