11 декабрь Утяшкино мәдәният йортында “Җан җылысы белән күңелләр җылытабыз” дип исемләнгән, инвалидларга багышланган концерт булып узды. Концертта “Задоринки” һәм “Грация” бию төркемнәре чыгышларын җылы кабул иттеләр. “Ләйсән” вокаль төркеме үзенең матур җырлары белән халыкның күнелен сөендерде. Библиотекарь Светлана Борисова һәм мәдәният йорты җитәкчесе Лидия Шакирова матур һәм күнелгә ятышлы сүзләр белән халыкның күңелен күрделәр. Чарага 15 инвалид килде. Бәйрәм табынының спонсорлары: СМС, СБ, СК.