«Белергә тиеш!»

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

       Район китапханәләрендә Бөтен Рәсәй  Спид ка каршы “Син моны белергә тиеш!”, дип исемләнгән акциягә кушылып  мәгълүмәти - профилактик чаралар оештырылды. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренә караган барлык китапханәләрдә  “Тайгак юлдан атлама!”, “СПИД – гасыр афәте”, дип исемләнгән әңгәмәләр оештырылды, әлеге акциягә кушылып урамнарда, ишек алларында, мәгълүмәти чараларда акциянең тамгасы –кызыл тасмалар өләшенде, китап күргәзмәләре оештырылды һәм аларга күзәтүләр үткәрелде, электрон презентацияләр күрсәтелде. Әлеге чараларның максаты: укучыларга, яшьләргә кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек  куркыныч булуын аңлату, аларны статистик мәгълүматлар белән таныштыру, ихтыяр көче тәрбияләүдә булышу , кешегә иярмичә- үз җавабыңны төгәл  әйтә белү өстендә эшләү  хакында аңлату иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International