Ана капиталыннан файдаланганда тәртип бозулар ачыкланган

2018 елның 29 июне, җомга

Яңа  Чишмә районы прокуратурасы ата-аналар тарафыннан ана капиталы акчаларыннан файдаланганда балаларның торак хокуклары сагына басты.

Район прокуратурасы ана (гаилә) капиталына  дәүләт сертификатын тормышка ашырганда бюджет акчаларыннан файдалану һәм мөмкинлек бирүне регламентлаштыру  законнарын үтәүне тикшерде.
Закон буенча ана (гаилә) капиталы акчаларыннан (акча өлешләре) файдаланып сатып алынган (төзелгән, реконструкция ясалган) торак бина, килешү буенча туры килгән өлеш күләмен билгеләп, ата-аналарның, балаларның (шул исәптә беренче, икенче, өченче бала һәм шуннан соңгы балалар) гомуми милке итеп рәсмиләштерелә.
Яңа Чишмә районында, ана капиталы акчасыннан файдаланып, 7 гаилә торак бина сатып алган булуы билгеләнгән. Шулай булса да алар, закон таләбен бозып, сатып алынган торакка балигъ булмаган балаларга өлеш бүлеп бирүне (милеккә хокук) тәэмин итмәгәннәр.
Балаларның торакка булган хокукларын торгызу максатында прокуратура балалар өлешен билгеләү һәм торак биналарга гомуми милек хокукын тану турындагы 7 гариза белән судка мөрәҗәгать итте.
Прокурор җавап кайтаруы  актлары  карап тикшерү стадиясендә.   

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International