Александр Савельев: “Хезмәт җитештерүчәнлеге хезмәтчәннәр кәефенә бәйле“

2018 елның 29 июне, җомга

КФХ һәм ШЯХлар  керүче аграр сектордагы хуҗалык итүнең кече формалары соңгы ике дистә ел эчендә зур үсеш алды һәм алар бүген район икътисады өчен  мөһим булып тора.

- Бүген районда  сөтнең 40 проценттан  артыгын КФХ  һәм ШЯХлар җитештерә, -  әлеге мәгълүматны безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Леонид Богомолов җиткерде.
Бүген, күпләп савыла һәм “арзан“ бәядән сатыла торган чак җиткәч, әлеге тармак җитәкчеләре  һәм белгечләре сөтне җитештерү темпларын  арттыру өчен кирәкле булган барлык чараларны кабул  итәләр.  Моңа без  табыш бирә торган хуҗалыкларның берсендә булганда инандык.
“Савельев А.А.“ КФХ фермасы Петропавел авыл җирлеге территориясендә урнашкан. Бу көннәрдә ферма биналары бушап калган: терлекләр көтүлектә, ә аларны кышкы араннарда асрау өчен  биналар инде ремонтланган, чистартылган, юылган һәм агартылган.
Без җәйге лагерьга  килгәндә, сыерлар  кичке савымда иде. Эшчеләр ял итә торган бүлмәдә тәртип хөкем сөрә, сөт кабул итү бүлмәсендә дә чиста, анда бик зур суыткыч һәм сөт үткәргеч тора, яңа туган бозаулар да чиста, каралган. Сөтчелек фермасы бригадиры Александра Ефремова безгә алдан ук, Александр Анатольевич чисталык ярата, коллектив да (барлыгы 7 кеше) эш сөючән, дигән иде. Иң гаҗәпләндергәне шул булды, сыерлар да үз көтүендә чисталык, тәртип саклый. Савымчы Евдокия Андриевская да сыерлар белән уртак тел тапкан. Аның эш стажы 25  ел. Сөт саву аппаратларына (җәйге станда алар җиде данә генә) чиратта торганда аның сыерлары үзләрен тәртипле тоталар, этешмиләр. Евдокия тыныч кына сыерларның исемнәрен атый: “Чернушка“ дию белән тегесе стройдан чыга да станокка баса, ә көтүдән аның урынына башкасы килә. Валентина  Соловьеваның сыер савучы стажы 18 ел, ә аның төркемендә яшь сыерлар күбрәк һәм аңа кайчакларда кояштан күләгәгә качкан сыерларны, бигрәк тә берне бозаулаган таналарны эзләп  алырга да туры килә. 
Сыер савучыларның барлык эше  автоматлаштырылган, әйтик, станокны  ябу,  утлыкка фураж өстәү, сыерларның җиленнәрен чиста итеп юу, саву аппаратын урнаштыру. Сыерларны кул белән савып бетерәләр һәм бу сөтне бозауларга эчертү өчен агызалар (монда алар  32 баш). Бригадир Александра  (бу  фермага ул күптән түгел генә бюджет өлкәсеннән килгән) кечкенә бозауларның  нянясы ролен башкара – аларны имезлектән эчерә.  Терлек караучы һәм көтүче булып эшләүче ир-атлар зур  бозауларга улакларга сөт китерүдә һәм агызуда булышалар. 


- Терлекләрне карау буенча эшләрнең барысы да бездә уртак – барысы да савымның зур күләмдә булуы өчен тырыша. Бүгенгесе көндә бездә 80 баш савым сыеры бар, шуларның 13 се – үзебезнең сыерлардан үрчетелгән берне бозаулаган таналар. Тулаем баш саны – 127. Безнең  КФХ көненә  уртача 1200 кг сөтне эшкәртүгә тапшыра. Савымның артымы үткән ел белән чагыштырганда әлләни күп түгел, тик барыбер бар. Безнең хезмәт  хакы савым күләменә бәйле булганга, бу безне сөендерә дә әле.
- Тырышып эшләү генә түгел, эссе булуга да карамастан, сез бик теләп аралашасыз да бит әле, барыгызның да кәефе күтәренке. Димәк эштә проблемалар юк?
-  Әйе, безнең барысы да яхшы, һәрвакыт үзвакытында аванс һәм хезмәт хакы алабыз. Эшкә безне җиңел автомашинада алып киләләр. Хуҗалык җитәкчесе эшчеләргә җылы карашта.
Көтүче Алексей Фокеев сөйләгәнчә, алар  көтүне тәүлек әйләнәсе, чиратлашып көтәләр, иртәнге һәм кичке савымга гына куып кайтаралар. 
- МЭТ өчен печән әзерләүдә  таңнан кояш  батканчыга кадәр  тагын дүрт ир-ат эшли. Алар арасында иң тәҗрибәлесе – Александр Гарев, - дип сөйли Александр Савельев. - Печән чабудан соң бөртеклеләрне урып-җыясы  бар, чәчүлекләр мәйданын без быел 150 дән 230 гектарга кадәр арттырдык. Печән  чапканда халык кич белән караңгыга һәм иртән иртүк көн эсселәнгәнчегә кадәр эшли. Мондый эш режимы очраклы гына сайланмаган. Хезмәт җитештерүчәнлеге хезмәтчәннәрнең кәефенә бәйле булуын мин  яхшы аңлыйм.
Лариса Федорова. Автор фотосы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International