25 май көнне Шахмай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Абдуллина Р. Х. җитәкчелегендә мәдәният йорты, китапханә, ФАП хезмәткәрләре ООО “Арго-Основа” кырларына концерт программасы белән чыктылар.

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

            Язгы  чорда  механизаторлар кырларда  иртә  таңнан  караңгы төшкәнче   хезмәт куялар. 25 май көнне Шахмай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Абдуллина Р. Х.  җитәкчелегендә  мәдәният йорты, китапханә,  ФАП хезмәткәрләре  ООО “Арго-Основа” кырларына концерт программасы белән чыктылар. Чәчүчеләр төшке ашка туктагач, механизаторларга Мөхәммәдиев Хамис, Зиатдинова Роза апа үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Гатауллина Вәсилә бию башкарды. Китапханәче Заһретдинова Л. И. чәчү барышы турында мәгълумат бирде һәм алдынгы чәчүчеләрне атап һәрберсенә чәчүне уңышлы тәмамлауларын теләде. Язгы чәчү чорында һәр хезмәткәр уртак эшкә үз өлешен кертергә тырыша. ФАП фельдшеры Нургатина Л. В. һәрдаим чәчүчеләрнең сәламәтлеген тикшереп контрольдә тота. Бүген дә ул механизаторларның сәламәтлекләрен тикшереп ярдәм күрсәтте. Кырда эшләүче хезмәтчәннәр  кәефләрен күтәрү максатыннан  башкарган җыр-биюләргә, үзләренә күрсәткән игътибарга рәхмәтле калдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International