Г.Тукайның туган көненә багышланган бәйге

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрель – Туган тел көнендә Яңа Чишмә гимназиясенә Г.Тукайның туган көненә багышланган район бәйгесе уздырылды. Бәйгедә катнашучылар, яшьләренә карап, өчкә бүленделәр: балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, 1-4 сыйныф укучылары, 5-11 сыйныф укучылары. Ярыш  4 номинациядә узды: Иң яхшы сәхнәләштерелгән әсәр”, Нәфис сүз остасы”(Г. Тукайның шигырьләрен сәнгатьле уку), “Мин татарча сөйләшәм” (башка милләттән булган укучыларның татар телендә чыгышлары) , “Тукай әсәрләренә  иллюстрация”. Барлык номинацияләр һәм яшь категорияләре буенча 3 әр җиңүче мәгариф бүлегенең мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International