“Чит җирләрдә яшәдем үз булып...”

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

“Музей язы-2018” кысаларында 2018 елның 25 апрелендә “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге авыл тарихы музеенда”  шул исемдә кичә булып үтте. Очрашуга авылыбызга Татарстанның башка төбәкләреннән тормышка чыгып, озак еллар яшәгән киленнәр чакырылган иде. Күп еллар  элек  язмышларын шушы авыл белән бәйләрмен дип  берсенең дә  күңеленә  килмәгәндер бәлки? Ләкин тәкъдир кушуы буенча сөйгән ярларын  ераклардан тапканнар. Туган якларны, газиз әти-әниләрне сагынсалар да сабыр  иткәннәр, матур  тормыш  кичергәннәр.

Кичәне музей мөдире Гөлнар Камил кызы  Салисә Нигаматованың “Кыз бала язмышы”  исемле шигыре белән ачып җибәрде.  Чакырылган кунаклар килен булып төшкән вакытларын искә төшерделәр, авыл халкының уңганлыгын, бердәмлеген билгеләп үттеләр. Кичәдә шулай ук катнашучылар тарафыннан эчтәлекле шигырьләр, матур җырлар яңгырады. Очрашу  бергәләп чәй табыны янында тәмамланды. Кунакларның барысы да шундый матур кичә оештыруы өчен музей мөдире Гөлнар Камил кызына рәхмәт белдерделәр, эшендә уңышлар теләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International