23 апрель көнне «Татарстанның Музейлар язы – 2018» кысаларында музей хезмәткәрләре әлеге көн уңаеннан «Йолдыз» балалар бакчасы, зурлар группасында тәрбияләнүче балалаларга рәсем ясау конкурсы уздырды.

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

23 апрель көнне «Татарстанның Музейлар  язы – 2018» кысаларында музей хезмәткәрләре әлеге көн уңаеннан «Йолдыз» балалар бакчасы, зурлар группасында тәрбияләнүче балалаларга рәсем ясау конкурсы уздырды. Эшкә тотынганчы музей директоры Лидия Зөфәр кызы Лотфулина кереш җөмлә уздырды: Кызыл Китапка кертелгән сирәк очрый торган үсемлекләр, җәнлекләр турында сөйләде,  балаларга төрле сораулар бирелде.  

Урманны саклар өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Кеше һаваны пычратмас өчен ниләр эшли ала?

Җир ул - безне туендыручы, аны без әниләр белән тиңлибез. Әниләргә карата нинди җылы карашта булсак, Җир дә безгә шулай кадерле. Табигать безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый.

Салкын кыш айларында агачларга җимлекләр элүләре, әти-әни­ләре белән бергәләп урманга барып, табигатьтә ял итүләре турында балалар узышып-узышып үзләре сөйләде.

Балалар Җир-Анабызга багышлап шигырьләр дә сөйләде. Табигать кочагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшердек. Тәрбиячеләре Эльмира Минзакировна белән бергә төрле биремнәрне башкардык. Аннан рәсем ясауга күчтек. Һәм үзләренең ясаган рәсемнәре белән фотога төштек.

Музей хезмәткәрләре балаларга өйдә рәсемнәрен буярга китапчыклар бүләк итте.

 Безнең туган йортыбыз һәрвакыт чиста булсын, барыбыз да яшел байлыгыбызны саклыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International