6 апрель көнне Тубылгы Тау авыл мәдәният йортында "Туган җиремне, халкымны сөеп" исеме астында

2018 елның 7 апреле, шимбә

6 апрель көнне Тубылгы Тау авыл мәдәният йортында "Туган җиремне, халкымны сөеп" исеме астында, Яңа Чишмә районының 35 еллыгы уңаеннан авыл җирлекләре арасында иҗат отчёт  концертлары старт алды. Зирекле, Әдәмсә,Тубылгы Тау авыл җирлекләре  үзешчәннәре бер сәхнәдә көч сынашты. Төрле жанрда үрелеп барган бәйрәм концертын тамашачы бик җылы кабул итеп, алкышларга күмде.  Авыл җирлеге башлыкларының шушы чарада  актив катнашулары җанны сөендерде. Яңа Чишмә муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе  Галина Александр кызы Носова рәхмәт сүзләре белән кичәбезгә нәтиҗә ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International