28 март көнне Россиядә «Зимняя вишня» Сәүдә Үзәгендә һәлак булган корбаннарга матәм көне игълан ителде. Бу фаҗига беркемне дә битараф калдырмады. Бүген Яңа Чишмә халкы Кемерово шәһәрендә һәлак булганнар истәлегенә митингка җыелдылар.
Мәңгелек ут янына чәчәкләр, йомшак уенчыклар куелды. Күккә ак шарлар очырылды.
Без барыбыз да бөтен ил белән тирән кайгыларын уртаклашабыз.