Эшмәкәрләргә уңайлы шартлар тудыру максатыннан Икътисад министрлыгында берничә элемтә каналыннан торган җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшли башлады.

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Эшмәкәрләргә уңайлы шартлар тудыру максатыннан Икътисад министрлыгында берничә элемтә каналыннан торган җәмәгать  кабул итү бүлмәсе эшли башлады. Кайнар телефон каналы һәм гражданнарны кабул итү көннәреннән тыш Икътисад министры Фәрит Абделганиев  белән бәйләнешкә керү өчен Тelegram мессенджеры җибәрелде. Сорауларны тиз арада  хәл итү максатыннан шулай ук башка элемтә каналлары да эшли башлады:

- кайнар телефон линиясе (843) 524-90-90;

- Татарстан Республикасы  Икътисад министрлыгының рәсми сайтында интернет кабул итү http://mert.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- телеграмм канал @minekonom16;

- республиканың барлык районнары өчен  ВКС – элемтә.

Алдан 843(524-91-11 телефоны буенча язылып куярга кирәк.

- Гражданнарны кабул итү көне (һәр сишәмбедә, алдан язылып кую өчен телефон номеры (843)524-91-11).

- Ачык ишекләр көне (чираттагысы Эшмәкәрләр йортында 2 апрельдә Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 нче йортта була).

- Партнерлар көне. ЭшмәкәрләрТР  Икътисад министры белән “рәсми булмаган шартларда” аралаша алалар.

- МФЦ да эшли башлаган  “Министрга яз” тәрәзәсе. Барлык мөрәҗәгатьләр Икътисад министрына җибәрелә.

Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Абделганиев  белән турыдан-туры элемтәгә керү өчен бердәм кабул эш барышында туган барлык сорауларны тиз арада хәл иту өчен булдырылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International