Әнигә бүләк

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Әнигә бүләк

 

         Җир йөзендә әнидән дә кадерлерәк кеше юктыр. Әни ул-безгә тормыш бирүче, иң җылы караш, иң яратучы йөрәк, иң йомшак куллар. Hәрберебез әнигә 8 мартка иң матур, аерылып торучы бүләк алырга тырыша. Ә андый бүләкне үз кулларың белән ясасаң, ул аеруча истәлекле була.

 

Яңа Чишмә муниципаль районы "Забота" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 8 март бәйрәме уңаеннан балалар белән "Әнигә бүләк" дигән чара үткәрделәр. Малайлар һәм кызлар рәхәтләнеп, балык фантазияләрен кулланып, иң изге теләкләр белән әниләренә оригиналь открыткалар ясап куйдылар.    

 

Әниемне мин яратам,

Аңа открытка бүләк итәм.

Үз кулларым белән ясадым.

Җылы итеп кочаклап,

Әниемә тоттырам.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International