2017 елның 13 октябрендә Шахмайдагы М.Фәйзи исемендәге авыл музеенда Бөтендөнья почта көненә багышланган чара узды. Чарага күп еллар почта системасында эшләүче ветераннар һәм бүгенге көндә дә эшләүче кешеләр чакырылган иде. Бәйрәмнең беренче өлешендә музей директоры Сабирова Г.К. әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Икенче өлештә "Кызыклы конверт", Музыкаль эстафета", "Котлау хаты язабыз", "Хыяллар..теләкләр" дигән бәйгеләр оештырылды.
Почта хезмәткәрләрен Шахмай авыл җирлеге башлыгы Гаризов И.Г. котлады, хезмәтлре өчен рәхмәт белдерде. Чара бәйрәм өстәле артында дәвам итте.