АҖ дә Өлкәннәр декадасына багышланган чаралар дәвам итә. 6 октябрьдә Тат.Әдәмсәсе авылында "ТР да социаль иминиятләштерү Фондының региональ бүлеге" идарәчесе Гайзатуллин Р.Р. һәм Яңа Чишмә МР Советы вәкиле Фәйзуллин И.Х. катнашында Әдәмсә төп белем мәктәбендә өлкәннәр белән чара узды. Олы тәҗрибәгә ия өлкәннәр рәхәтләнеп бәйрәм концерты карадылар, аралаштылар, шаян җырларны искә төшерделәр.
Шундый ук чаралар Кр.Октябрь п., Петропавловка , Екатериновка бистәләрендә, Зирекле, Яңа Иванаево авылларында да узды.