Начар метеорологик күренешләр начар метеорологик күренешләр: көчле явым-төшемнәр (юеш кар һәм кар явачак), буран, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 15-18 м/с, томан, юлларда бозлавык һәм кар боткасы.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, 2020 елның март-июнь айларында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан һәм дәүләт аккредитациясе булган югары белем бирү оешмаларында укучылар арасында «Дүртенче сәнагать революциясе шартларында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре» темасына фәнни эшләр I республика бәйгесен оештыра.
Халыкка ит һәм ит продукциясе тәкъдим ителәчәк. Продукцияне сатарга теләүчеләр икътисад бүлегенә 8(84348) 2-24-97 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендә кабул ителгән карары нигезендә авылда һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соң туган балалары өчен 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләүләр биреләчәк.
Теркәлгән 9 берәмлектән техник карауга 8 кар чанасы тәкъдим ителде. Техник карау барышында тиешле А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булу, үзйөрешле машинаның техник торышы һәм ут приборларының төзеклеге, юл документлары һәм номер агрегатларының туры килүе тикшерелде.
Татарстан Республикасы территориясендә 29 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
-көчле явым-төшемсез, юеш кар һәм кар явачак);
-буран;
көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр.;
-томан;
-юлларда бозлавык һәм кар боткасы.
» Әгәр бу Сезнең гаебе белән килеп чыкса, барлык җитешсезлекләр дә бетерелергә тиеш", - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Вячеслав Козлов төзелеш оешмалары җитәкчеләренә атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә.
29 февральдә Май чабу өчен автобуслар бушлай булачак. Иртәнге рейс гадәттәгедән соңрак 9.00 сәгатьтә автобуслар соңгы пунктлардан Яңа Чишмә авылына чыгачак, 12.30 сәгатьтә Яңа Чишмә авылыннан кире рейслар булачак. Бу хакта бүген финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча район башлыгы Вячеслав Козлов үткәргән киңәшмәдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов белдерде.
«Яңа Чишмә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе эш бирүчеләр өчен үз хезмәткәрләрен федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты хисабына укытуны оештыру мөмкинлекләре турында хәбәр итә.
Хезмәткәрләрне укытуны оештыру Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан «хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» милли проекты составына керүче «эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү һәм хезмәт базарының нәтиҗәлелеген арттыру»федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елның 3 – 4 мартында «Экогород новый мир» перспектив үсеш үзәге” АФО (АНО) «Азык-төлек иминлеге, Россиянең ябык үсемлекчелеген һәм фермерлык челтәрен үстерү» темасы буенча конференция уздыра. Чарада фермер хуҗалыклары һәм фәнни авыл хуҗалыгы оешмалары катнашырга мөмкин.