Теркәлгән 9 берәмлектән техник карауга 8 кар чанасы тәкъдим ителде. Техник карау барышында тиешле А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булу, үзйөрешле машинаның техник торышы һәм ут приборларының төзеклеге, юл документлары һәм номер агрегатларының туры килүе тикшерелде. Техник карау тәмамлангач, үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә дәүләт техник күзәтчелек таләпләрен әзерләү, үтәү эшенә кыскача анализ ясалды.
Рәис Хисмәтуллин-Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы