Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районнар белән зур күләмле авыл хуҗалыгы техникасын күчереп йөрткәндә хезмәтне саклау шартларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
«Дәүләт хезмәт инспекциясе белешмәләренә караганда, авыл хуҗалыгы җитештерүендә имгәнүләрнең узган ел белән чагыштырганда кимүе күзәтелә, әмма бу тынычланырга сәбәп түгел. Һәр хезмәткәрнең сәламәтлеге бәһасез, ә имгәнгән очракта, ул һәрвакытта да торгызылмый", - дип, мәсьәләнең мөһимлегенә басым ясады Марат Җәббаров.
Эшлекле сәфәр кысаларында ведомство башлыгы Яңа Чишмә районы башлыгы белән бергә Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып, районның социаль учреждениеләре хезмәт коллективлары белән очрашты.
Начар метеорологик күренешләр
Фаразланмый
Татарстанның Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай районнары игенчеләре бөртеклеләр уңышын җыюны төгәлләделәр. Буа, Азнакай, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә районнары(99%), Биектау, Түбән Кама(98%), Алексеевск, Кукмара, Минзәлә, Спас, Теләче районнары(97%) финиш сызыгында. Исегезгә төшерәбез, быел беренчеләрдән булып урып-җыюны Әтнә һәм Нурлат районнары игенчеләре төгәлләде.
2020 елның 7 сентябрендә Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда эш визиты белән Әлмәт шәһәреннән «Тамырлар» фонды директоры Туйкин Марат булып китте. Марат Нурович, музей директоры Лидия Зөфәр кызы Лотфуллина һәм җирле туган якны өйрәнүче Мидхәт Газыймов Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны ачыклау буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
Тиздән! Тиздән «Наше Время – Безнең заман»эшче яшьләр фестивале башланачак. Үз командабызга актив, яшь, креатив кешеләрне җыябыз!
3 сентябрь-терроризмга каршы бердәмлек көне. бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана.
Депутатка Шахмай авылында яшәүче ике кеше Шахмай авылында су челтәрләрен алыштыру һәм авылны "Чиста су" программасына кертү, шулай ук Үзәк урамны асфальтлау мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Депутат мәсьәләләрне игътибар белән тыңлады һәм шәхси контрольгә алды.
Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап икенче балалары туган (уллыкка алынган) гаиләләр генә ана капиталының артык күләменә хокуклы дип искәртә.
Быел ана (гаилә) капиталы (МСК) 2020 елдан беренче бала тапкан (уллыкка алган) өчен 466 617 сум тәшкил итә. 2020 елдан башлап икенче бала (яки аннан соң туган бала (уллыкка алу) өчен, әгәр элегрәк ана капиталына хокук тумаса!(МСК күләме 616 617 сум тәшкил итә. 2020 елга кадәр икенче бала туган гаиләләрнең ана капиталына сертификат суммасы элеккечә калган-466 617 сум (индексацияне исәпкә алып).
Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте «конвертта» хезмәт хакын түләүче эш бирүченең киләчәктә лаеклы пенсияләреннән мәхрүм ителүенә генә түгел, хәзерге пенсионерларның пенсияләренә дә йогынты ясавына игътибар итә, чөнки «соры» хезмәт хакыннан пенсия фондына акча күчерелми. Бүгенге көндә иминият взносларының бер өлеше өлкән буынга пенсияләр түләүгә бара.