Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Яңа Чишмә муниципаль районында булды.

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Яңа Чишмә муниципаль районында булды.
Эшлекле сәфәр кысаларында ведомство башлыгы Яңа Чишмә районы башлыгы белән бергә Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып, районның социаль учреждениеләре хезмәт коллективлары белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда яңа коронавирус йогышын пандемияләү чорында халыкка социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләре үз-үзеңне изоляцияләү режимында эшли. Министр хезмәткәрләргә авыр хәлдә фидакарь хезмәтләре һәм иң катлаулы чорларда да үз карамагындагыларга ярдәм итәргә әзер булулары өчен рәхмәт белдерде.
Район хакимияте бинасында министр гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Яңа Чишмәлеләр социаль юнәлештәге: матди ярдәм, балалар өчен түләүләр һәм эшкә урнашуда төрле проблемалар белән мөрәҗәгать иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International