ЯҢАЛЫКЛАР



30
ноябрь, 2024 ел
шимбә

2024 елда «Шешмаойл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең идарә компаниясе инициативасы белән Яңа Чишмә авылының Көнбатыш микрорайонында нефть тармагы хезмәткәрләре өчен индивидуаль типтагы 10 йорт төзелә башланды.

Талия Миңнуллина җитәкчелегендәге ТР Инвестицион үсеш агентлыгында «муниципаль сәгать» программасында Яңа Чишмә районының инвестицион җәлеп итүчәнлеге турында фикер алыштылар.


29
ноябрь, 2024 ел
җомга

        Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, инвалидлыгы булган балаларның ата-аналары һәм опекуннары пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. Бүгенге көндә әлеге хокуктан республикада яшәүче 1 470 ата-ана файдаланды.


28
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан район башлыгы Вячеслав Козлов өлкән сыйныф укучылары белән коррупция кебек тискәре күренеш турында сөйләшү өчен очрашты.


27
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге республика халкын мошенниклардан кисәтә!

 

            Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге гражданнарны телефон аша алдау очракларының  артуы турында кисәтә. Социаль фонд бүлегенә гражданнар билгесез затларның үзләрен фонд хезмәткәрләре итеп таныштырулары,  пенсия билгеләү өчен хезмәт стажы җитәрлек түгел дип белдереп, өстәмә мәгълүматлар таләп итүләре хакында хәбәр итәләр. Мәгълүматларны раслау өчен, алар Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә  язылырга тәкъдим итә,  аннары SMS-хәбәр буенча  килгән кодны соратып алалар.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International