ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Чара йөкле хатын-кызлар очрашуы өчен мәйданчык булды



6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

        2025 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 22 меңнән артык хатын-кызга бала тудыру сертификатлары буенча түләп, финанс ярдәме күрсәткән. Бу максатларга республиканың медицина учреждениеләренә 242 миллион сумнан артык акча җибәрелде, бу йөклелек, бала табу чорында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне һәм беренче елда балаларны профилактик күзәтүне тәэмин итте.

 

            Вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек буенча пособие  электрон кәгазе нигезендә рәсми рәвештә эшкә урнашкан гражданнарга билгеләнә. Хезмәткәрнең үз авыруының беренче өч көнен эш бирүче, аннан соңгы өч көнен- Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге түли. 2025 елның гыйнварыннан түләнгән пособиеләрнең гомуми суммасы 12 миллиард сумнан артык тәшкил итте.


5
октябрь, 2025 ел
якшәмбе

Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз!

Сезнең хезмәтегезне бәяләп булмый


Бүген без педагогларыбызга җиңел булмаган, әмма игелекле хезмәтләре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Һәр укытучы көн саен балаларга яңа офыклар ача, максатларга ирешүгә илһамландыра һәм үз-үзенә ышаныч бирә. Без сезнең һөнәри осталыгыгызга, үз эшегезгә бирелгәнлегегезгә сокланабыз.

Балаларыбызның киләчәгенә керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International