«Эшлекле сишәмбе» дә Яңа ел бәйрәмнәренә йомгак ясадылар.

2026 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

«Эшлекле сишәмбе» дә Яңа ел бәйрәмнәренә йомгак ясадылар.

Район башлыгы Егор Тарнавский бәйрәм көннәрендә район иминлеген һәм тормыш эшчәнлеген тәэмин иткән медицина учреждениеләре, хокук саклау органнары, янгын сүндерүчеләр һәм коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Шул ук вакытта кар җыю эшен дә дәвам итәргә кирәк. 
"Гыйнвар мул кар явудан башланды, һәм безнең бурыч-карны чистарту һәм чыгару эшен оператив оештыру. Юл хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчте, 44 берәмлек техника җәлеп ителде", - дип билгеләп үтте район башлыгы. Ул, халыктан мөрәҗәгатьләр килә, дип өстәде һәм авыл җирлекләре башлыкларына торак пунктларда урамнарны мөмкин кадәр тизрәк һәм сыйфатлы җыештыруны тәэмин итәргә кушты.

Шулай ук киңәшмәдә булачак православие бәйрәменә — Ходайның Чукындыруына әзерлек турында да фикер алыштылар. Яңа Чишмә районы территориясендә гадәттәгечә йола башкару өчен 6 купель җиһазландырылачак. Бәйрәм бик күп кеше җыя икәнен исәпкә алып, Егор Тарнавский чукындыру коенуларының барлык урыннарында да тулы куркынычсызлыкны тәэмин итү бурычын куйды. Моның өчен хокук саклау органнары, авария-коткару хезмәтләре хезмәткәрләре һәм табиблар җәлеп ителәчәк, алар бәйрәм алдыннан һәм чукындыру көнендә кизү торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International