Яңа Чишмә районы урып –җыю лидерларына премияләр тапшырылды

2017 елның 11 августы, җомга

Без укучыларыбызга алдан хәбәр иткән идек инде  , район башкарма комитеты урып-җыю чорында тырышып эшләп уңышларга ирешкән комбаенчы һәм шоферларга премияләр билгеләгән иде. 10 августта беренче  бишкөнлеккә нәтиҗә ясалды.

Комбайнчылар арасында    «Мега», «Лексион» һәм «Тукано» комбайны лидерлары -Сергей МУХАНОВ (а/ф «Кулон»), әтисе-ярдәмчесе  Федор МУХАНОВ белән  «Мега» комбайнында урып-җыю башыннан 325 тонна бөртек суктырганнар.

Комбайнчылар арасында  «Акрос» һәм «Дон» комбайннарында лидер- Владимир ГАРЕВ , ярдәмчесе абыйсы Александр белән  «Акрос-530» комбайнында урып-җыю башыннан 370 тонна бөртек суктырганнар .

Комбайнчылар арасында  «Нива» һәм «Енисей» комбайннарында әйбәт нәтиҗә күрсәтүчеләр Михаил КОЗЫРЕВ «Валеев Ф. Р.» КФХсыннан , СК-5 «Нива» комбайнында ул  130 тонна бөртек суктырган..

Шоферлар арасында а\ф «Кулон»нан  МАЗ шоферы Сергей КУПРИЯНОВ – ул комбаеннардан  495 тонна бөртек ташыган.

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Леонид Богомолов  алдынгыларга акчалата бүләк һәм кызыл байраклар тапшырды.

“Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы сайтыннан алынды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International