Сөт- кеше өчен иң кирәкле эчемлек. Шул вакытта ул тиз бозыла да. Дөрес сакламасаң, ул зыянлы да булырга мөмкин.
Соңгы араларда кайнатылмаган сөтне ветеринар-санитар кагыйдәләрен бозып саткан өчен 4 гражданин административ җаваплылыкка тартылды инде.
Кагыйдә буенча сөт һәм аннан ясалган продукция махсус урыннарда гына сатылырга тиеш. Ул урыннарда сөтнең бозылу-бозылмавын тикшерү урыннары да була. Сөтне кулланганда кайнатырга кирәклеген дә онытырга ярамый.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Дәүләт ветеринария инспекциясенең баш ветеринария бүлеге җитәкчесе
И.Л.Камалов