Яңа Чишмә балалары Яр Чаллы шәһәрендәге дельфинарийда булдылар.

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Безнең якташ, «Буревестник» транспорт компаниясе җитәкчесе Вячеслав Улитин ел саен районда ярдәм оештыра. 

Быел да ул 41 баланы  комфортабельле автобуска утыртып, ашатуны һәм экскурсияне дә үз өстеннән түләп  Яр Чаллы шәһәрендәге  дельфинарийга алып барды. Монда районның аз керемле гаилә балалары иде.

9 августта башкарма комитет хезмәткәрләре , полиция РҮХ медсестралары бергәләп  дельфинарийга  экскурсиягә кузгалдылар. Балаларны күзәтеп, рәхәтләндереп ял иттерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International