Яңа Чишмә мәктәпләре яңа уку елына әзер.

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Җәй буе район мәгариф оешмалары мәктәпләрдәге техник төгәлсезлекләрне бетерү, мәктәпне ремонтлау, мәктәп яны участогын чистарту һәм мәктәпнең   санитар-гигиена нормаларына һәм янгынга каршы чараларны булдыру өстендә эшләделәр. 

 

- Төзекләндерү өчен мәктәпләргә бер тиен дә акча бирелмәде. Шулай да иганәчеләр 707 мең сум бирделәр, мәктәпне ремонтлау укытучылар көче белән эшләнде-, ди Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк  һәм моның өчен ул аларга үзенең рәхмәтен белдерде.

Яңа уку елына Яңа Чишмә урта мәктәбе укытучылары зур  энтузиазм белән әзерләнделәр. Быел бу мәктәптә балалар саны да артачак, барлыгы 240 укучы булачак. Мәктәп яны чиста, матур, чәчәкләр шаулап тора, яшелчәләр өлгерә. Җиләк-җимешләр җыеп туңдырылган.

Быелгы уку елында физика кабинеты бик әйбәт җиһазландырылган, остаханәгә фрезер һәм лазерлы станоклар алынган., укучылар өчен эш халатларына заказлар бирелгән, бөтен кабинетларга да косметик  ремонт ясалган. Иң әйбәт сыйныф бүлмәсе Любов Суворованыкы. 

Мәктәп директоры  Ольга Лазарева әйтүенчә, ашханәдә  50% савыт-сабаны алыштырыга кирәк, идәнгә җәелгән кафель плитка селкенә,  физкультура дәресләре өчен волейбол һәм баскетбол туплары, чаңгылар җитешми. Койманы да рәтләргә кирәк.

Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-бакчада быел спортзалга  капиталь ремонт ясалган, 20 меңгә спорт инвентарь сатып алынган. Сыйныфларга  косметик ремонт ясалган .Ашханәдә продукция саклау өчен аерым бүлмә ясалган. Мәктәп шулай ук  музыкаль һәм мультимедия чаралары белән җиһазландырылган. Директорның спонсорлар белән эшләве күренеп тора, бу мәктәптә балаларның җәйге ялы да бик әйбәт оештырылган иде. Территория чиста, матур, бакча тәртиптә. 

Акбуре  педагоглары бу уку елында мәктәп ябылу сәбәпле, кулларын салындырганнар. Комиссия мәктәптән ишеккә кадәр кисәтү генә ясап бардылар. Хезмәткәрләр ачулы кыяфәт чыгарып кыска комментарийлар гына бирделәр һәм РОО мөдиренә үпкәләрен белдерделәр. Төп мәктәптән Акбүредә элмә тактасы гына калды. Быел монда 1-4 класста 12 укучы укыячак. Мәктәп музеендагы әйберләр авыл музеена күчерелгән, буш бүлмәдә башлангычлар өчен остаханә ясалган, мәктәп янында балалар мәйданчыгы ясалган.

Сораулар нигездә бакча мөдиренә булды: территорияне ярыйсы гына әзерләсәләр дә сан бүлмәдә агып торучы суны туктатмаганнар. Моны төзәтү өчен 1 атна вакыт бирелде.1 сентябердән мәктәпкә 6 укучы керә, бу-куанычлы хәл. Бакчаның мәктәп белән бергә булуы бик уңайлы.

 Архангельский балалар бакчасында хәлләр шәптән түгел..

Үткән елларда хезмәткәрләр мәктәп  территориясен төзекләндерүне җиренә җиткереп башкара иделәр. Быел да алар группаларны төзекләндерүгә күп көч куйганнар, тик бер елдан бу бинаны калдырып алар мәктәп бинасына күчәчәк. Быел  оптимизация   Сл.Архангельский мәктәбенә дә кагылды. Шулай да хезмәткәрләр төзекләндерү буенча шактый эш башкарганнар. 1 сентябрьдә бу мәктәпкә 20 укучы киләчәк.

  Волчи мәктәбендә барысын да бакча җәлеп итте. Ул искиткеч. Быелгы уку елында мәктәп бакчасы өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Юнусова җаваплы. Мәктәп яны да тәртиптә, мәктәптәге җиһазалар торышы да әйбәт. Сыйныфларда һәм коридорларда стендлар яңартылган. Ашханәдә, туалетларда суүткәргечләр һәм  канализация әйбәт эшли..  

Быел мәктәптә балалар саны 4кә артачак. Өчәү киткән, 7әү беренче сыйныфка керәләр. Мәктәпкә физик-информатик кирәк..

 Рус Волчиның «Башак»  балалар бакчасында чәчәкләр диңгезе. Бүлмәләрдә тәртип, бар да күңел җылысы биреп ясалган, барлыгы бу бакчага 10 бала йөри. Краснооктябрь мәктәбе быелгы уку елында 53 укучыны каршы алачак. Бернче сыйныфка 5 бала киләчәк. Мәктәп директоры итеп яшь  педагог билгеләнгән. Аңа барысы да ярдәм итә,шуңа күрә эш планлы формада эшләнгән. Мәктәп янындгы бакчада яшелчәләр, бәрәңге үстерелә, тик мәктәп янын төзекләндерүдә лаеклы ялга киткән  Татьяна Иванованың кулы җитми. Бу мәктәптә  спортзалга ремонт  кирәк , технология кабинеты буенча да замечанияләр бар. .

 «Кояшкай»балалар бакчасы балаларны матур территориясе белән каршы ала, тик 10 ел инде купшынган стеналар ремонт сорап моңаеп торалар.

Черемухово мәктәбен күрсәткеч урынына куярга мөмкин. Мәктәп бакчасы әйбәт, чәчәкләр, түтәлләрдә табличкалар. Мәктәп стеналары, җиһазы сакланган.

 «Каенкай» баалар бакчасына 25 баала йөри. Быел монда яңа  веранда ясалган, ата-аналар комитеты яңа стендлар сатып алырга ярдәм иткән, косметик ремонт ясалган, ишегалдына  капиталь ремонт ясалган, уенчыклар җитешми. .

Чув.Чебоксар мәктәбе ел буе җиһазлар һәм стеналарның чисталыгын саклап тырышып эшли, ә җәй көне мәктәп янында тәртиптә тотарга кирәк. Спонсор акчасына ашханәгә титан һәм савыт-саба алганнар. Бакчада яшелчәләр дә үстергәннәр. Бар җирдә тәртип,   кочегар Николай Гусляров котельныйны да тәртиптә тота, тик монда торбаны алыштырасы бар.

 Екатериновка мәктәбе быел 16 укучыны чыгарды, ә беренче сыйныфка 3 укучы гына киләчәк. Шулай да  коллектив аларны чиста, матур сыйныфлар әзерләп, каршы алырга әзерләнә. Тирә-як матур, чәчәкләр спонсор акчасына коймалар да яңартылган. Яшелчәләр уңышы да әйбәт.

“Елмаю” балалар бакчасы коллективы да бик тырышып әзерләнгән.  Новоиванаево башлангыч мәктәп -бакчасы да балаларны кабул итәргә әзер. Бар да ремонтланган, буялган. Мәктәпкә 3 бала киләчәк, ә бакчага 4 бала йөри.

Яңа Чишмәдәге “Алтын ачкыч” балалар бакчасы тәртипкә, кышкы ягу сезонына да әзер. Быел коллектив яңа уку елына әзерләнеп, бакча янын гына тәртипкә китереп калмыйча, бүлмә стеналарына матур картиналар да ясап элгәннәр, балаларга костюмнар да теккәннәр. Территориядә тагын да күбрәк чәчәкләр булса яхшырак буласы.

Яңа Чишәдәге  «Крепыш» - балалар бакчасына бүгенге көндә 14 бала йөри. 1 июньнән бу учреждение яңача эшли, шуңа күрә бераз  проблемалар да бар. Күпчелек ата-аналар балаларының һәрвакыт монда йөрүен тели, ә вакытлыча гына түгел.

Бакчага сәламәтлекләре чикле балалар йөри, аларга күбрәк игътибар кирәк. Коллектив барысына да өлгерә, яңалыклар уйлап таба. Быел, мәсәлән, караңгы коридор якты   «аквариум»га әйләнгән. «Крепыш»та коймаларны ремонтлыйсы бар.  

Яңа Чишмәдәге  «Теремок»бакчасына бернинди дә  замечанийлар юк. Монда искиткеч матур, балаларның исәнлеге нык саклана.  

“Яңа Чишәм хәбәрләре” газетасы сайтыннан алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International