Яңа төзелүче йорттагы фатирны ничек итеп үз артыңа яздырырга

2017 елның 8 августы, сишәмбе

Икътисадта авыр вакытлар булса да Татарстанда һаман да күп катлы йортлар төзелүен дәвам итә һәм кешеләр бу төзелештәге фатирлар өчен алдан ук кертем кертәләр. Шунлыктан Татарстан Росреестры йорт эксплуатациягә бирелгәч , фатир ачкычлары тапшырылгач нишләргә кирәклеге турында аңлатма бирә. 

Күпкатлы йорт  эксплуатациягә бирелгәч, шул исәптән мондагы барлык фатирлар, кеше яшәми торган бүлмәләр, машина кую урыннары (әгәр ул булса) , шулай ук күпкатлы йортның бөтен милке бервакытта дәүләт кадастр учетына куелырга тиеш.  Учетка бу йортны эксплуатациягә биргән вәкиллек куярга тиеш. Шулай итеп фатирны учетка кую   гражданнарны борчырга тиеш түгел, ди ТР Росреестр Идарәсенең дәүләт күчемсез милекен  регистрацияләү бүлеге җитәкчесе Энже Мухаметгалиева.

            Йорт һәм барлык корылмалар учетка куелгач, ягъни һәр объект үз кадастр номерын алгач, дәүләт регистрациясенә фатирны шәхси милек яздырырга мөмкин. Моның өчен  2000 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә һәм документлар пакетын әзерләргә кирәк.

 

  1. Өлеш керткән төзелештзә катнашу турында килешү

 

Бү документныңэ төп нөсхәсе булырга тиеш

2) Передаточный акт яки өлеш кертелгән төзелеш объектын бирү турындагы  документ (ике нөсхә)

 3) әгәр дә объект кредитка алынган булса кредит килешүе һәм закладной булырга тиеш.

Әгәр дә милек ипотекага лынмаган булса , регистрация  9 эш көнендә ясала, әгәр ипотекага алынса 7 көндә ясала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International