4 августта “Гасырлар кайтавазы” проектын тормышка ашыру уңаеннан Яңа Чишмә районы белгечләре дә ТР Казан федераль университеты һәм «FDL Production» киностудиясе белән берлектә тарих буенча экспедициядә катнаштылар. Проект максаты: Татарстан Республикасы тарих-мәдәни һәйкәлләрен өйрәнү.
Төшерүчеләр Екатерининский валын төшерделәр. Барлыгы Яңа Чишмә районында 7 вал, алар 20 кмга сузылган .Алар Рәсәй киңлекләрен калмык, ногай, башкорт басып алучыларыннан саклаган. Хәзер бу валлар истәлек булып сакланып калган. Монда элегрәк күгәргән уклар. Кылыч һәм ату коралларының детальләре табылган. Элек монда бик күп бәрелешләр булган.
Проект буенча нәтиҗә итеп “Кайтавазз артыннан” документаль фильмы төшереләчәк. Бу фильм «Россия – Культура» телеканалыннан күрсәтеләчәк. (Россия К).