Юл йөрү куркынычсызлыгы район комиссиясе утырышында мәктәп автобуслары, мәктәп маршрутларына кагылышлы сораулар каралды. Районда җиде ай эчендә булган аварияләр турында мәгълүмат бирелде. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фасахов алып барды..
ГКУ «Главтатдортранс» вәкиле Рашит Ашрапов алар балансында булган мәктәп маршрутларындагы кимчелекләрне бетерү турында сөйләде. Тубылгы Тау күперендәге тоткалар рәтләнгән, чокырлар ямалган, юлдан төрле урыннан төшеп киткән кирәксез юллар ябылган, юл кырыйлары үләннәрдән чистартылган. Иң проблемалы юл- Яңаа Чишмә Сл. Архангельск юлы, монда борылышлар да чокырлар да күп. Август ахыры сентябрь башында юлны асфальтландыру планлаштырылган .
Ринат Фасахов юл хезмәтчәннәренә мәктәп янындагы җәяүле сукмагын рәткә китерергә кирәклегенә басым ясады.
ОГИБДД җитәкчесе Евгений Михайлов 7 айда юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләде (тулырак алдагы язмада)
Мәктәп автобусларының торышы турында мәгариф бүлеге белгече Раис Суниев сөйләде. 17 мәктәп маршрутында 10 автобус йөриячәк, балалар саны 200. Бүгенге көндә 5 автобуска ремонт кирәк. (аларны Чирмешән АТПсы ясый, автобусларны да алар карый.).
Мәктәп маршрутлары паспортлары әзер, юлларда зур кимчелекләр юк, бары Кр. Октябрь - Новопоселенная Лебедка авыллары арасындагы юл гына борчый. Шулай ук автобусларның тахометралары барлыгын тикшерергә, ГЛОНАСС системасына кертергә..
Шулай ук кышкы резиналарны җәйге резинага да алыштырырга, шоферларны рейска кадәр һәм рейстан соң да тикшерергә кирәк. Бөтен тикшерелгән мәсьәләләр комиссия утырышы беркетмәсенә кертелгән, аларны төзәтү контрольдә булачак.
Азат МУСИН