«Ак калфак» ансамбле «Түгәрәк уен» фестивалендә катнашты

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

«Ак калфак» ансамбле «Түгәрәк уен»  фестивалендә катнашты

5 августта «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында  татар фольклор фестивале  «Түгәрәк уен» үтте. Ул 3-6 августта уза торган Халыкара татар конгрессының VI съезды кысаларында үткәрелде. Безнең районнан фестивальдә Тубылгы Тау авылыннан “Ак калфак” коллективы чыгыш ясады.

Фестивальның максаты төрле  фольклор коллективларын бергә җыю һәм килгән кунакларга аларны күрсәтү. Фестивальдә Россия Федерациясенең 20 регионыннан  фольклор коллективлары катнашты, шул исәптән : Татарстан, Башкортостан, Марий Эл, Крым, Мордовия, Чувашия, Удмуртия республикаларыннан, Пермь краеннан, Әстрхан, Волгоград, Киров,Түбән Новгород, Самара, Свердловск, Төмән, Оренбург, Омск, Пенза, Ульяновск, Челябинск өлкәләреннән , чит илләрдән: Литва, Польша, Казахстан, аерым башкаручылар  Кытай, Австралия, Латин Америкасы һәм Төркиядән. Фестиваль 800 татар фольклор коллективын җыйды. Бөтен катнашучылар да  дипломнар һәм истәлек сувенирлары белән бүләкләнде.

Ахырдан катнашучылар өч түгәрәккә басып,  “Тугәрәк уен” оештырдылар, катнашучылар да кунаклар да кулга-кул тотынып, түгәрәк буйлап әйләнделәр. Үзем һәм барлык катнашучылар исеменнән чараны оештырган ТР Мәдәният Министерлыгына, милли традицияләрне үстерү республика үзәгенә һәм Яңа Чишмә районы администрациясе җитәкчеләренә рәхмәтемне белдерәм.

«Ак калфак» ансамбле җитәкчесе                                       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International