районында ЗАГСның 100 еллыгы кысаларында ЗАГС хезмәткәрләренең “Иң әйбәт тантаналы никахны теркәүне оештыручы” зона конкурсы булып, республиканың 10 муниципаль районы хезмәткәре катнашты. Конкурс максаты - гаилә кыйммәтләрен саклау, гаилә мәдәниятен үстерү,халыкка хезмәт күрсәтүне яхшырту.
Катнашучылар язылушы тантанасын ике телдә дә алып баруны күрсәттеләр. Моннан тыш аларның тышкы кыяфәтләре, хисле котлаулары, тантана геройлары белән эшли белү, тавыш белән идарә итү, дөрес итеп беркетмә төзетү аларга стәмә баллар бирде.
Конкурста катнашучыларның осталыгын конкурс комиссиясе билгеләде:
1. Комиссия рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары – Ринат Харисович Ахметзянов.
2. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары –Валентина Николаевна Семеняк.
3.Яңа Чишмә районының элеккеге ОЗАГС бүлеге җитәкчесе –Халида Хафизовна Муталлапова
4. Носова Галина Александровна-мәдәният бүлеге җитәкчесе
Жюри киңүшкәннән соң түбәндәге җиңүчеләрне билгеләде. Конкурс финалисткалары Зарипова Миляуша Фатыховна(Балык Бистәсе районы, 1 урын, Мирьякупова Алия Рафгатовна(Яңа Чишмә районы, 2 урын), 3 урын- Евлахина Гульшат Минегареевна(Норлат районы) һәм Равилова Эльвира Басыйровна(Чистай районы)
Катнашучылар бу конкурсның бик кирәк булуын әйттеләр. Бәйрәм бик матур һәм файдалы булды. Конкурсантлар бик күп тәҗрибә тупладылар.
Чараны Ильназ һәм Ләйсән Шайхутдиновлар алыб барды. Чара оештыруда Анна Суворованың да өлеше зур булды, ул тамашачыларга матур җырларын бүләк итте.
Финалистларга уңышлар телибез һәм Республика турында да әйбәт чыгыш ясауларын көтеп калабыз.