Ана капиталы хисабына алынган күчемсез милекне регистрацияләү хокукы

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

 

“Кайнар элемтә”дә алынган сорау-җавап нәтиҗәләре:

 «Ана капиталы хисабына алынган күчемсез милекне регистрацияләү хокукы  

        18 июльдә  Татарстан Республикасы территориясендә  Ана капиталы хисабына алынган күчемсез милекне регистрацияләү хокукы  турында “кайнар элемтә” оештырылды.  Казанда дүрт сәгать буе дәүләт күчемсез милек регистрациясе бүлеге җитәкчесе Энже Мухаметгалиева җавап бирде. .

Сезнең игътибарга иң еш яңгыраган сорауларны тәкъдим итәбез.   

«Ана капиталыннан файдалану вакытын кыскартканнар, шуның өчен аңардан тизрәк файдаланып калырга кирәк диеп ишеткән идем, бу дөресме? “

 

- Ана каапиталын файдалану вакыты билгеләнмәгән, ә нәрсә өчен файдаланырга кирәклеге генә билгеләнгән:

1) торак шартларын яхшырту

2. баланы укыту;  ;

3) ананың пенсиясенә  накопительный өлешенә күчерү ;

4) инвалид-бала өчен товарлар алу һәм аңа ярдәм итә торган чаралардан файдалану. 

«Ана капиталына йорт салу өчен җир сатып алырга мөмкинме?»

 - Закон Ана капиталын  җир участогы алу  мөмкинлеген карамый.

 

«Ана капиталына  фатир саатып алырга уйлыйм. Кйсы вакытты мин бу фатирда яшәүче башка гаилә членнарына үз өлешләрен бүлеп бирә алам?»

 

 - Ана капиталына алган фатирны РФ ПФР бүлегенә акча күчкәннән соң алты ай эчендә бшка гаилә членнарына да үз өлешләрен бүлә аласың.

«Ана капиталына алган фатирда иреңә үз өлешен бүлмичә, балалрга гына бүлсәң ярыймы?»

 

- ана капиталына алган торак- ата-аналарның һәм балаларның гомуми торагы. Шуңа күрә бу фатирда ирнең һяки хатынның, балаларның –барысының да өлеше бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International