Яңа Чишмә районы прокуратурасы балаларның ялын оештырудагы закон үтәлешен тикшерде һәм җиде мәктәп яны лагеренда санитар-эпидемиологик законлылык сакланмавын ачыклады.
Тикшерү барышында Ленино урта мәктәбендә кагыйдә бозулар ачыкланды. Монда идәннәр һәм юеш чистарту сыйфатсыз ясала. Савыт-саба юуу инструкциясе дөрес үтәлми, юа торган чаралар куллануның мәгълүматлары язылмаган, азык-төлек бракераж журналы дөрес тутырылмый. Складта һәм шау бүлмәсендә коммуникацияләр чыга торган урында герметизация юк.
Шундый ук хаталар тагын алты мәктәп яны лагеренда да ачыкланган.
Бу хаталарны бетерү өчен район прокуратурасы мәктәп директорлары адресына представленияләр җибәргән, бүген бу эшләр карала.