Яңа Чишмә районы прокуратурасы эшмәкәрләр эшчәнлеге хокукларын саклау буенча закон үтәлешен тикшерде.
Закон буенча авыл җирлеге органнары кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен мөмкинлекләр тудырырга тиеш.
Шул максат белән “Интернет” челтәрендә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү йөзеннән официаль сайтлар оештырыла. т.д.
Тикшерү күрсәткәнчә Акъяр АҖ официаль сайтында андый информация юк.
Шундый ук закон бозулар райондагы тагын 14 авыл җирлегендә бар.
Тикшерү буенча прокуратура авыл җирлеге башлыклары адресына кимчелекләрне бетерергә кирәклеген җиткерде, гаеплеләр җаваплылыкка тартылачагын әйтте.
ТР Яңа Чишмә районы прокуратурасы 884348 2-22-43