40 елдан соң очрашу.
2017 нче елның 15 июлендә 40 елдан соң Зирекле урта мәктәбенең 1976/77елгы чыгарылышының 10а һәм 10б классларыннан 26-нчы чыгарылыш укучысы авыл музенда очраштылар. Классташларның күбесе үзара аралашып торса, кайберләре өчен бу очрашу мәктәп бетергәннән алып беренчесе генә иде.
Бу чыгарылышта Зирекле, Тавель, Троицк, Благодатный, Тетвель, Красная Зорька, Өргәнче, Большая Сосновка, Нагорный авылларыннан 76 укучы укыган иде.
Бу вакытта Зирекле мәктәбендә кичке мәктәп тә бар иде. Аны 5 Зирекле укучысы тәмамлаган, шулай итеп ул елны барлыгы 81 укучы мәктәп тәмамлаган булып чыга.
Көндезге 11 гә музейга 10 а класс укучылары (сыйныф җитәкчеләре Габбасов Гаяз Габбасович (1923-2008)), ә 14 сәг 10а класс укучылары килде, аларның сыйныф җитәкчеләре Газымов Мидхәт Гарифович иде.
Кунаклар рәхәтләнеп ул вакытта төшкән фоталарны карадылар, кызыклы мизгелләрен искә төшерделәр, укытучыларны искә алдылар. “Тыл хезмәтчәннәре” стендыннан горурлык белән үз әти-әниләренең фотоларын карадылар, аннан соң бергәләп мәктәпкә бардылар. Шактый вакыт үткән, күбесенең оныклары зур үсеп беткән, тик һәрберсенең күңеле генә яшь калган .