Безнең якташыбыз, билбау һәм милли көрәш буенча Россиянең спорт остасы Булат Мусин тагын бер кат безне куандырды.
14 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында үткән Питрау Сабан туенда 90 кг кадәрге 15 көрәшче арасында бик матур көрәш һәм көч күрсәтеп җиңүгә иреште. Җиңүе өчен ул «Лада-Гранта» машинасы белән бүләкләнде. Булатны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа зур уңышлар телибез.