15 июльдә Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәрендә Яңа Чишмә районы Сабан туенда Татарстан Республикасын тәкъдим итте.

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Сабан туенда агачтан төзелгән татар йорты һәм ишегалды ясалды. Анда халыкның көнкүрешен чагылдырган бөтен әйбер дә бар иде. Шушы ишегалдында һәм зур сәхнәдә райондашларыбыз бик матур концерт күрсәтте. Районнан Сабантуйда 51 кеше катнашты, ә чарага килүчеләр 5 меңнән артык иде. Сабан туенда ТР Президенты исеменнән Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сабурская С.Х котлвды.

Бәйрәм чаралары төп сәхнәдә чүлмәк вату уеныннан башланып китте, анда безнең район башлыгы   В.М. Козлов чүлмәкне ватты һәм Сабан туен ачып җибәрде. Татар йортында кунаклар мич,  патефон, кое һәм себеркегә исләре китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International