2017 нче елның 13 июлендә Яңа Чишмә районыннан 18 сәләтле бала һәм 2оештыручы, медсестра VI Халыкара яшьләр форумы "Сәләт" кә, Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-заповеднигына юл тоттылар.
Быел "Сәләт" Россия регионнарыннан килгән биш мең укучы һәм студентны берләштерде. Алар арасында чит илдән килүчеләр дә бар иде. Форумда катнашучылар, нигездә, олимпиада һәм төрле конкурс җиңүчеләре иде. Палаткалы лагерьда экологик шатер, төрле темаларга белем бирүче мәйданчыклар оештырылган, аларда күппрофильлы лабораторияләр, очрашулар, дискуссияләр, мастер-класслар үткәрелде..
Безнең балалар “Сәләт” лагереның тарихы белән таныштылар, музей-заповедникның "Изге Чишмэ"сендә булдылар, интеллектуаль-спорт эстафетасында катнаштылар.
Тагын балалар Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов белән якыннан очраштылар, ул форумны сәламләү өчен килгән иде, бераз балалар чыгышын да карады.
Форум истәлеге итеп балаларга сувенирлар бирелде. Бу көн аларның күңелендә якты истәлек булып озак сакланачак. Оештыручыларга шундый чара оештырулары өчен бик зур рәхмәт.