Нодуляр дерматит турында

2017 елның 14 июле, җомга

 Оренбург өлкәсендә  нодуляр дерматитның ике очрагы теркәлгән.    Оренбург өлкәсенең  Россельхознадзор идарәсе 2017 нче елның  7 июлендә Оренбург өлкәсендә  нодуляр дерматитның ике очрагы теркәлүе турында хәбәр итә.

Беренче очрагы Оренбург өлкәсе Ташлы районы  Яснополянский авыл җирлегенең  Зерновой авылында теркәлгән. (ООО МТС «АК Ташлинский», бригада № 6 (18 МЭТ), тагын  1 баш МЭТ шәхси секторда (ЛПХ гр. Петруковича).

Икенче очрагы Оренбург өлкәсе Соль-Илецк районы  Новоилецк авылында  12 баш МЭТ теркәлгән.

Авыруны ачыклау билгеләре:

- югары температура 40-41 градус Цельсия;

- тиредә тыгыз калкулыклар барлыкка килү.;

-яшь агу һәм борыннан лайла бүленеп чыгу.

Диагнозның дөреслеген тикшерү өчен 2017 нче елның  6 июлендә  биологик материалдан проба алып  ФГБУ «ВНИИЗЖ»га җибәрелә, 2017 нче елның 7 июлендә  диагноз раслана.

 

Нодуляр дерматит инфекцион авыру, ул сыерларда гына түгел, ә сарык һәм кәҗәләрдә дә булырга мөмкин.  Бу чир кешегә күчми.

Бу авыру беренче тапкыр  1929 елда Төньяк Родезиядә килеп чыккан, ә безнең илгә ул  2015 елда кергән..

Бу авыруны безнең районда булдырмас өчен МЭТ тотучылар түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиешләр:

- терлек сатып алганда яисә сую турында авыл җирлегенә яисә ветеренарларга хәбәр итәргә;

- ветеренарлар тикшерергә килгәндә аларга ярдәм итәргә;

- өйдә авыру терлекләр булса ветеренарларга хәбәр итәргә;

Нодуляр дерматит авыруына ошаган билгеләр күренсә, тиз арада мал табибына мөрәҗәгать итәргә.  __Яңа Чишмә муниципаль районындагы телефон ___2-25-21 ,2-31-68__________________.

 

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Дәүләт ветеринар инспекциясенең территориаль бүлегенең  баш идарәсе җитәкчесе 

           Н.Н.Давлетханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International