Күчемсез милекне дәүләт регистрациясенә документлар пакетын кертү электрон форматта башкарылуы бәхәссез.

2017 елның 14 июле, җомга

   2017 нче елның 13 июлендә “Мин һәм Закон”  мини программасы кысаларында КЦСОН «Кайгырту», гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Яңа Чишмә муниципаль районындагы «Йолдызлы десант»  лагерында булдылар.  

Баруның максаты: балаларда   юридик  күзаллау булдыру,  законга хөрмәт һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшү хисләре тәрбияләү иде. Балаларга  «Правонарушения в мультфильмах» видеоролигы күрсәтелде.

 «КЦСОН «Кайгырту » бүлегенең социаль педагогы   Мокеева Н. Н. балаларга җәйге каникул көннәрендә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлатты. Лагерьда иң мөһиме көндәлек тәртипне бозмааска кирәклеген, начар гадәтләргә өйрәнмәскә кирәклеген сөйләде. «КЦСОН «Кайгырту » бүлегенең психолоы» Бутина М. С.  Балалар белән  тренинг үткәрде. Чарада барлыгы 25 бала катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International